Россиядә алдагы эш атнасы кыска булачак
Соңгы яңалыклар

Россиядә алдагы эш атнасы кыска булачак

Быел май ае 19 эш көне һәм 12 ял көненнән тора.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, Россиядә киләсе эш атнасының кыска булуы көтелә. Ул 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 4 көн эшләячәкбез. Шуннан соң 1 майдан 3 майга кадәр өч көнлек ял көтә.

Ә бәйрәм алды — 30 апрельдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.

Биш көнлек эш атнасыннан соң шимбә 9 майдан дүшәмбе — 11 майга кадәр тагын 3 көн ял итәчәкбез. 8 майда эш вакыты 1 сәгатькә кими.

Быел май ае 19 эш көне һәм 12 ял көненнән тора.

Фото: «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев