Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин: «...зинһар, хөкем итмәгез»

Ришат Төхвәтуллинга ни булган?

Популяр җырчы гомер буе бии белгән кешегә соклана. Агымдагы концерт сезонында ул тамашачыны җырлап кына түгел, биеп тә сөендерә. Яңа һөнәрен күпләр ошаткан, әмма биемичә генә җырла диючеләр дә табылган.
Гадәттә, Ришатның сәхнәдә бии башлавы хакында төрле фикер йөри. Артист бу хакта инстаграмына чираттагы пост урнаштырган: «Берәүләр: «Молодец, булдырасың!» - дисә, икенчеләр: «Сиңа килешми, биемә, басып кына җырла!» – дип яза. Мин аны, күп очракта, режиссер кушуы буенча эшлим, ә кайчакта, үземнең искиткеч җитез биючеләремә карап биеми түзә алмыйм! Бу инде күңел кушуы буенча, зинһар хөкем итмәгез».

Тамашачылар озак көттермәде, җырчыны һәм аның төркемен хупладылар. «Ришат бие дә, жырла да. Сиңа бар да килешә. Без сезнең җырларыгызны һәм клипларыгызны бик яратып тыңлыйбыз, карыйбыз», «Күпме концертка йөреп, мондый бомбический концерт күргән юк иде. Биючеләрегез дә иң-иң яхшылары, яратып бииләр. Сезгә зур уңышлар» – дигән комментарийлар укып була. Ә сезгә Ришатның биюе ошыймы?

Резеда Галикәева/ Кызыл таң

фото: www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk