Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республика халкын июнь аенда озын яллар көтә

12 июнь – Россия көне – бәйрәм көне булып санала, ә Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә

РФ ХезмәтКодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – бәйрәм көне булып санала.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Росссия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә, быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.

2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә Ураза бәйрәменең беренче көне 15 июньгә тәгаенләнә.

Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм  көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм  2018  елның производство календаре нигезедә  Ураза  һәм Корбан  гаетләре  Татарстанда  бәйрәм  көннәре булып исәпләнә.

2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә  бәйрәм  көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы  бер сәгатькә киметелә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X