Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

«Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен!», - диелә котлауда.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән сезне Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Адәм балаларына Аллаһның олуг рәхмәте һәм бүләге буларак бирелгән Рамазан ае үтеп тә китте. Сабырлык һәм тәрбия ае исемен йөрткән мөбарәк айда без хәрамнардан гына түгел, көн дәвамында хәтта хәләл булган ризыклардан, судан да тыелып тордык. Алай гына да түгел: без начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән дә ерак булырга тырышып, күңелләребезне пакь тотарга омтылдык. Күзләре күбрәк  Коръән аятьләрен укып, телләре зикердә, догада булып, уй-фикерләре фәкать изгелеккә генә юнәлгән бәндәләр тән һәм җан  уразасында булды. Шушы айда  бөтен дөнья мөселманнарына кушылып, без ихлас гамәл-гыйбадәт кылуда булдык: Яратучыбызның ризалыгын алырга омтылып, Аның иксез-чиксез әҗер-савапларын өмет итеп ураза тоттык, тәравих намазлары укыдык, изге-игелекле гамәлләр кылырга тырыштык. 

Быелгы ураза авыр пандемия чорларына туры килсә дә, шушы изге, фазыйләтле айда мөселманнар шәригать кануннарын үтәүдә заман куйган таләпләрне дә исәпкә алып гамәл кылды, кыенлыкларга карамастан, күтәренке рух белән фарыз-вәҗебләрне өсләреннән төшерде. Аллаһ Раббыбыз шушы гыйбадәтләребезне кабуллардан гына кылсын. Хәзер без Аллаһка ялварып, шуны сорыйк, һәм Рамазан ае тәмамлануга карамастан, тупланган савапларны югалтмыйча, ихлас иманыбызга нигезләнеп, алдагы тормышыбызда да Аллаһ Раббыбыз белән рухи элемтәне саклап, чын мөэмин-мөселман булып яшик. 

Менә без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен – мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Бер яктан, Ураза гаете – шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, “Аллаһның әмерен үтәдек” дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бердәм булып ураза тоткан көннәребез, күмәкләшеп ифтар мәҗлесләрендә катнашкан кичәләребез артта калды, һәм бихисап әҗер-савапларга ия булган, аеруча тәкъвалык белән уздырылган изге мөбарәк ай тәмамланды... 

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk