Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ: корбан чалган һәр кеше, Аллаһка якынаеп, Аның ризалыгын ала, Ул вәгъдә иткән гүзәл Җәннәтне өмет итә

Кукмара районы имам-мөхтәсибе кукмаралыларны Корбан гаете белән котлый.

Хөрмәтле райондашлар! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән сезне Корбан гаете белән котлыйм! Шушы олуг бәйрәм уңаеннан барлык мөселманнарга да иң изге теләкләремне җиткереп, саулык, иминлек,  бәрәкәт, нык иман – ак бәхет-сәгадәтләр телим!
Аллаһы Тәгалә безне иксез-чиксез нигъмәтләре белән уратып алган. Шушы биргән нигъмәтләре өчен без барыбыз да Раббыбызга шөкер итәргә тиеш. Корбан чалу да – Аллаһыга шөкер итүнең бер күркәм мисалыдыр. Хикмәт вә бәрәкәт белән сугарылган әлеге изге гамәл кылуны  Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә искә ала һәм мөэмин-мөселманнарга: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал”, – дип боера (“Кәүсәр” сүрәсе, 2нче аять). “Хаҗ” сүрәсенең 34нче аятендә исә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек, корбан чалганда Аллаһ исемен телгә алсыннар,  дип. Сезнең Раббыгыз  Ул – бердәнбер Аллаһ”.
Безнең бөтен тормышыбыз, бәхетебез, язмышыбыз Аллаһ Сүбехәнә вә Тәгалә карамагында. Шуңа да без, Аңа якынаерга тырышып, Раббыбыздан үзебезгә карата рәхим-шәфкатьле, юмарт вә гадәләтле булуын сорыйбыз. “Корбан” сүзе  исә гарәп теленнән “якынаю” дип тәрҗемә ителә. Димәк, корбан чалган һәр кеше, Аллаһка якынаеп, Аның ризалыгын ала, Ул вәгъдә иткән гүзәл Җәннәтне өмет итә...
Мөселманнар көтеп алган олуг Корбан гаете ул – Хаҗ гамәле тәмамлана торган көн. Соңгы ике елда билгеле чирнең  дөньякүләм таралуы сәбәпле, күп кенә мөселманнар олы Хаҗ гамәлләрен башкара алмады. Быел да бик аз сандагы мөселман кардәшләребез генә Хаҗ гамәлен башкару мөмкинлегенә ия булды. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Хаҗ кылучыларның кылган гыйбадәтләрен, зикер-догаларын кабуллардан кылсын һәм киләсе елда безнең ватандашларыбызга да әлеге олы гамәлне башкару өчен юллар ачылсын дигән бердәм изге теләк белдерәбез...  
 Олы гает көнендә бәйрәм намазларын укып, корбаннар чалыйк,  мохтаҗларны сөендерик, шатлык-куаныч хисләребезне тирә-юньдәгеләр белән уртаклашыйк! Күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә ирешергә язсын, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп әйләсен. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X