Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Райондашыбыз урлаган акчасын биржада оттырган

Бер райондашыбыз танышының акчасын урлый да, әлеге сумманы икеләтә арттырам дип, биржада уйный һәм оттыра.

Дөнья булгач, нинди генә хәлләр белән очрашмыйсың да, ниләр генә ишетмисең?! Быелның гыйнвар аенда бер райондашыбыз танышының акчасын урлый да, әлеге сумманы икеләтә арттырам дип, биржада уйный һәм... оттыра. Бу хәл турында безгә район эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция капитаны Иван Туктаев хәбәр итте: 

«Бүлекнең тикшерү бүлекчәсендә банк картасыннан акча урлау буенча җинаять эше тикшерелә. Шикләнелүче кибеттә эшли һәм аның сәүдә ноктасы хуҗасының кәрәзле телефонына, банкның мобиль кушымтасына керү мөмкинлеге була. Көннәрдән беркөнне ул танышының телефонын ала да, аның бер банк картасыннан — 440 мең, икенчесеннән 219 мең сумга кредит рәсмиләштерә, өстәвенә счеттагы 188 мең сум акчаны да үзенә күчерә. Әмма товар өчен түлисе булганлыктан, ул 188 мең сумны кире кайтара. Ә менә калган 659 мең сумны махсус интернет-платформада икеләтә арттырмакчы була, биржада уйнап, барлык акчаларны да югалта. 45 яшьлек хатын-кызга карата кеше акчасын урлау буенча җинаять эше ачылды. Ул, әлбәттә, бик борчыла, үзенең бу гамәлләрен тормышындагы иң зур хата дип атый. Әмма эш узганнан соң үкенүдән файда юк. Хәзер аңа танышына килгән зыянны капларга һәм закон каршында җавап тотарга туры киләчәк», — дип башлады ул сүзен. 

Юстиция капитаны кешеләргә юл йөрү кагыйдәләрен бозганга, теге яисә бу хезмәткә вакытында түләмәгән өчен штрафлар турындагы ялган СМС-хәбәрләр килү, үзен Федераль иминлек хезмәтеннән (ФСБ) дип шалтырату очракларының да ешаюын билгеләп үтте. «Ниндидер гамәлләр кылганчы, рәсми чыганаклардан тикшерүегезне, сак һәм игътибарлы булуыгызны сорыйм», — диде ул.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев