Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч.Кучук авыл җирлегендә гражданнарны медицина ярдәменнән файдалану мәсьәләсе борчый

Гражданнар җыенында барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.

Поч.Кучук авыл җирлегендә үткән ел башкарылан эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыенында фельдшер кирәклеге, авыр тормышлы гаиләләргә ярдәм итү, юлларны чистарту һәм башка мәсьәләләре күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды.

Очрашу барышында җирлек башлыгы Фәнис Гайнетдиновның чыгышы тыңланды.

«Җирлеккә сигез авылда барлыгы 1054 кеше исәпләнә. Арада төрле милләт вәкилләре бар: мари, татар, рус, удмурт һәм башка халыклар. Алар барысы да үзара дус-тату гомер итәләр. Үткән ел җирлектә 10 бала дөньяга килде, 15 кеше вафат булды», - диде җирлек башлыгы.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. Җыен ахырында хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

фото: Ризиля Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев