Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” программасы буенча чаралар үткәрелде

Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затлар, инвалид кешеләр дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Кукмара “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” социаль программасын тормышка ашыру кысаларында, егерме дүрт социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән очрашулар үткәрде.

Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затлар, инвалид кешеләр дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Мондый чараларны уздыру – бүлекчә хезмәткәрләренең төп эше. Агымдагы елның беренче кварталында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчә белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары бу программа буенча актив шөгыльләнделәр. Әңгәмәләрнең актуаль темалары: “Кар чистарту кагыйдәләре”, “Бозлавык”, “Көнкүреш электр приборларын куллану”, “Язгы ташу” һәм башкалар.

Бүлекчәгә Кукмара муниципаль районының егерме тугыз авыл җирлеге керә. Әмма Лубян авылы язгы ташу вакытында куркыныч зона булганга, аерым исемлек белән игътибар үзәгендә тора. Биредә унҗиде өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтелә, аларга өч социаль хезмәткәр ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев