Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ныртыда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде

Бәйрәм шигырь сөйләү, җир-биюләр белән үрелеп барды, балалар өчен спорт уеннары да оештырылды

Нырты мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Ул авылыбызның мөслимәсе, “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Миннебикә Галиәкбәрованың вәгазе белән башланып китте. Чарага Нәүрүзбикә, Кыш бабай һәм убырлы карчык килгән иде. Бәйрәм шигырь сөйләү, җир-биюләр белән үрелеп барды, балалар өчен спорт уеннары да оештырылды, “Нәүрүз” һәм “Кыш бабай” командалары көч сынашты. Уеннарда катнашучыларга тәм-томнар, күчтәнәчләр таратылды. Шул арада самавар да кайнап чыкты, майлы табада чыжлап коймак пеште. Бәйрәм бик күңелле узды.

Авыл халкы исеменнән Ильмира Гомәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алефтина Алексеевна булдыра!!!

    erid: 2VtzqxWHLUk