Нырты совхозында яшәүче Дәминова Рәйхә Мәгъсүм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Рәйхә апа тормыш иптәше Камил абый белән 47 ел бергә гомер кичергәннәр, бер ул һәм бер кыз үстергәннәр.
Бүген Нырты совхозында яшәүче Дәминова Рәйхә Мәгъсүм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилярны күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге хезмәткәре Әлфия Петрова, Нырты авыл җирлеге башлыгы Таһир Котдусовлар килгән иде. Алар туган көн иясенә җылы матур теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.
-Сез, өлкәнннәр, безгә дә, районга да бик кирәк. Авырлыкларны күп күрдегез: яшь чакларыгыз да авыр вакытларга туры килде, бала үстергәндә дә кыенлыкларны күп кичердегез. Шулай да әле сез нык булгансыз. Алга таба да сәламәт булып, тыныч күңел белән гомер итәргә язсын, - диде Резеда Гаянова.
Рәйхә апа тормыш иптәше Камил абый белән 47 ел бергә гомер кичергәннәр, бер ул һәм бер кыз үстергәннәр. Пар канаты моннан 15 ел элек вафат булган. Юбиляр гомер буе ул вакытларда эшчәнлеге белән дан тоткан терлекчелек фермасында сыер савучы, соңрак бозау караучы булып эшләгән.
- Тормышымда авыр вакытлар да, күңелле чаклар да җитәрлек булды, - ди туган көн иясе. – Сугыш башланганда 7 яшьлек кыз идем. Әтине сугышка алып киттеләр. Без, берсеннән-берсе кечкенә 4 бала, әнинең итәгенә утырып елап калдык. Баштарак әтинең хаты килеп торды.
Соңгы хатында "Урман эчендә ятабыз. Бүген-иртәгә сугышка керәбез", - дип язган. Ике дүрьюллык җыры да бар иде ахырдан.
Исә җилләр, исә җилләр
Искән җилләр файдасыз.
Төнлә төшләремдә күрәм,
Көндез әллә кайда сез.
Шушы җыры, күпме еллар узса да, хәтеремнән китмәде. Гомер буе әтине көтеп яшәдек. Ләкин ул кайтмады, 4 баласын ятим, әнине тол итеп, сугыш кырларында ятып калды, - ди Рәйхә апа, ирексездән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп.
Ә сугыш дигәнең, рәхимсез... Ул беркемне һәм бернәрсәне дә аямый. Рәйхә апа язмышы меңләгән кешеләрнең башыннан узган ул вакытта.
Ятим булса да, Рәйхә Дәминова бик чибәр, акыллы, тырыш булып үсә. Озын кара толымлы күрше Мамадыш районы кызын Нырты совхозы егетләре бик тиз күреп ала, хәтта урлап та кайталар.
-Тавык фабрикасында эшләгән чагым. Совхозга йомырка тапшырырга килдек. Шуннан кайтканны көтеп торганнар, урлар алып киттеләр, - дип сөйли ул. – Ләкин ул егеткә күңелем тартмады, су алып керәм дип чыктым да, качып кайтып киттем. Бу авылда яшәргә язган икән, барыбер шушында килен булып төштем.
Гаилә корып яши башлагач, бер-бер артлы кызлары, аннары уллары туа аларның. Камил абый - тракторда, Райхә апа фермады эшли.
-Мин эшли башлаганда барысы да кул көченә көйләнгән иде, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем. - 25 сыерны кул белән саудык. Соңрак аппаратлар алып кайта башладылар. 813нче номерлы бер ак сыер 28 литр сөт бирә иде. Бер елны яшь таналарны болынга утарга чыгардылар. Шуларны савымга өйрәттем. Яшь тана бит ул саудырмый, тибеп җибәрә. Бик җәфаландым шул чакта.
Күп авырлыклар күреп яшәсә дә, Рәйхә Дәминованың бүгенге тормышына “Сөбханалла!” дип кенә әйтәсе килә. Әби үзе генә яши, эт-мәчесен тәрбияләп, бакча тирәсен дә тәртиптә тота. Әлбәттә, кызы-улы, 3 оныгы, 2 оныкчыгы аның һәрвакыт ярдәмчеләре, юанычлары, яшәргә көч биреп торучылары. Ныртыды яшәүче кода-кодагые, туганнары да гел ярдәмләшеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев