Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Нормабашта «Җиңү һәм ял паркы» ачылды

Парк федераль программа буенча төзелгән.

Нормабашта «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча төзелгән «Җиңү һәм ял паркы» ачылды һәм авыл көне үткәрелде.

Анда юбилярларны тәбрикләделәр, балалар һәм өлкәннәр өчен таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәштерү һәм башка спорт уеннары оештырылды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар самавыр чәе һәм тәмле пылау белән сыйланды.

«Паркның беренче өлеше  2018 елда авыл халкының көче белән төзелгән иде. Анда Беренче Бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган, бер гөнаһсызга репрессияләнгән авыл халкы истәлегенә монумент куелган. Ә грант акчаларына парк территориясенә 400      квадрат метр мәйданда брусчатка җәелде, әйләнә-тирәсе койма белән әйләндереп алынды, яктырткычлар урнаштырылды. Анда балалар, өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырылган: төрле күнегүләр ясау өчен җиһазлар куелган. Әлеге мәйданда буш урыннар да бар, шуңа күрә киләчәктә паркны төрле җиһазлар белән тагын да тулыландырырбыз, дип уйлыйм», - диде җирлек башлыгы Илфат Минегалиев.

фото: Рәшит Минлегалиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X