Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Өскебаш мәдәният йортында шагыйрә, җырлар авторы Айгөл Вәлиуллинаның иҗат кичәсе булды

Шагыйрә тумышы белән шушы авылдан.

Түбән Өскебаш мәдәният йортында шагыйрә, җырлар авторы Айгөл Вәлиуллинаның иҗат кичәсе булды.

 
Кичәгә авторның иҗатташ дуслары - Татарстанның атказанган артисты Резеда Шәрәфиева, Сөмбел Билалова, якташ җырчылар һәм зал тутырып тамашачылар килгән иде.
4 сәгатькә якын барган концертта моңлы, дәртле җырлар да, җанга үтеп кереп елаткан шигъри мизгелләр дә күп булды.
 
Айгөл Вәлиуллина шушы авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Азнакай шәһәрендә хисапчы белемен үзләштерә. Кулына диплом алып эшкә урнаша, үз тиңен дә Азнакайда очрата. Тормыш иптәше Илдар белән ике кызга гомер бирәләр.
 
Айгөл тәүге шигырьләрен башлангыч сыйныфларда укыганда яза.
-Беренче укытучым Рәүфә Хәсәнҗанова минем талантымны күреп, язган шигырьләремне бераз төзәткәләп, "Хезмәт даны", "Яшь ленинчы" газеталарына җибәрә иде. Газеталарда басылып чыккач, бик шатлана идем. Бераз соңрак хәтта гонорар да алганымны хәтерлим, - дип искә ала ул.
Хәзерге көндә Айгөл Вәлиуллиның җырлары радио-телевидениедә яңгырый. Салават Фәтхетдинов, Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов кебек танылган жырчыларның репертуарларында аның сүзләренә язылган җырлар халык мәхәббәтен яулый. Авторның җырлары ун тапкыр Казанда ел саен уза торган Болгар милли премиясенә лаек дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев