Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мунчада тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән 47 яшьлек ир-ат һәлак булган

    Фаҗига кичә булган

    Татарстанда 47 яшьлек ир-ат мунчада тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән һәм шуннан уянмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    «Кичә 3.08 сәгатьтә 112 бердәм номерына Әлмәт районының Яңа Никольский авылында агачтан салынган мунча януы турында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

    Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта, янгын сүндерүчеләр 47 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

    Реклама

    Янгынның мәйданы 42 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

    Татар-информ

    Фото: ГУ МЧС России по РТ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: