Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Михалков исемен иң яхшылар йөртә

Кукмараны Сербиянең Белград, Словакиянең Михайловце, Ирландиянең Голуэй шәһәрләре нәрсә белән бәйли, беләсезме? Бу турыда үзем дә яңа гына белдем һәм сезне дә таныштырам.

 

Хәтерләсәгез: 2020 елда Кукмарада күренекле шәхесләр катнашында зур чара үтте: балалар китапханәсенә Сергей Михалков исеме бирелде. Баксаң, чит илләрдәге шәһәрләрдә дә бу исемне йөртүче китапханәләр бар икән. Россиядә бүгенге көндә  егерме китапханә әлеге исем белән рәттән атала, шуның егерменчесе безнеке булды. Субъект, республикада бу мәртәбәле исем бер генә китапханәгә бирелә, димәк, безнеке – Татарстанда бердәнбер. 

Кукмарадан 2204 чакрым ераклыкта булган Калининград шәһәрендәге балалар китапханәсенә дә моннан ун ел элек Михалков исемен биргәннәр. Һәм июль аенда биредә җәйге мәдәни форум кысаларында  Россиянең 11 төбәгеннән вәкилләр катнашында Сергей Михалков исемен йөртүче китапханәләр берләшмәсенең икенче җыены булды. Әлеге чарага, ерак араларны якын итеп, районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев та барды. Сүзне үзенә бирик әле.

- Калининград шәһәре  архитектура ягыннан да, табигате  белән дә искитмәле икән. Балтыйк диңгезе янына урнашкан Светлогорск курорт шәһәрендә дә сокланып йөрдек, - дип сүзен башлады  Рамил Нуриев. – Конференция эшенә Россия мәдәният фондының Сергей Михалков сүзе белән әйтелә торган “Бүген – балалар, иртәгә – халык” әдәби проекты җитәкчесе Ольга Буцкая Мәскәүдән зур делегация алып килгән иде. Һәм ул өч көн дәвамында бик күләмле, матур, кызыклы, эчтәлекле чара буларак барды. Очрашулар, катнашучыларны яшьләр белән эшләүнең яңа формалары һәм аларны “классикага” җәлеп итү ысуллары белән таныштыру, шәһәр китапханәләре буенча экскурсияләр узды. 

Калининград китапханәләрендә һәм төрле шәһәр мәйданчыкларында рәсем сәнгате һәм анимация буенча мастер-класслар, Россиянең атказанган артисткасы Лидия Музалева һәм аның кызы, “Иван Купала” төркеменең элеккеге солисткасы Ирина Музалева концертлары, язучылар һәм артистлар – режиссер һәм продюсер Егор Кончаловский, Россиянең халык артисткасы Лариса Лужина, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Ирина Маковеева, анимацион кино режиссеры Мария Степанова, балалар язучысы һәм шагыйрь Игорь Шевчук, “Мурзилка” журналының даими авторы Мария Лукашкина, сәнгать белгече Наталья Августинович, Россиянең атказанган артисты Сергей Колесников, аның улы – театр һәм кино актеры Иван Колесников, театр һәм кино актеры Александр Давыдов, Ульяновск яшьләр театры актерлары белән иҗади очрашулар булды. Шулай ук Гогольнең “Үле җаннар” поэмасына Сергей Алимовның иллюстрацияләре күргәзмәсе ачылды. Владимир Высоцкийның улы Никита Высоцкийны күрү бәхетенә дә ия булдым.

Шушындый семинарларга, форумнарга барырга рөхсәтен биргән район җитәкчелегенә рәхмәтем зур. Мин дә котлап чыгыш ясадым, туган ягыбыздагы, Татарстандагы күпмилләтле халкыбызның яшәеше, мәдәнияте белән таныштырдым. Грант ота калсагыз, икенче елга сезгә – Кукмарага килик әле, дигән сүзне дә җиткерделәр. Ә бүләккә өч пар итек, өч поднос чәкчәк, бер тартма металл савыт-сабалар әйберләре, чиккән сөлгеләр алып барган идем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk