Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды

Герой солдатлар өчесе дә әлеге белем йортында укыганнар, кайчандыр шушы мәктәп коридорлары буйлап йөгереп йөргәннәр.

Махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Руслан Шакиров һәм Максим Апариннар истәлегенә 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Илмир Кәшәпов хөрмәтенә Герой партасын ачу тантанасы булды. 

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды

Чарада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, солдатларның укытучылары, якыннары һәм башкалар катнашты.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды

Герой солдатлар өчесе дә әлеге белем йортында укыганнар, кайчандыр шушы мәктәп коридорлары буйлап йөгереп йөргәннәр. Бүген егетләр мәктәпкә кабат «әйләнеп кайтты»…

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды

«Бүген мәктәптә бишенче һәм алтынчы мемориаль такталар һәм беренче тапкыр Герой партасын ачабыз. Без тарихны белергә һәм үзенең гомере бәрабәренә, үлемнән курыкмыйча, тыныч тормыш өчен башларын салган якташларыбызны белергә тиеш», — дип билгеләп үтте 4нче урта мәктәп директоры Регина Минимуллина. 

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды

Руслан Шакиров әлеге мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан ветеринария академиясенә укырга кергән. 2022 елның 24 октябрендә 1234нче Татарстан полкына мобилизацияләнә. 2023 елда ул хезмәт иткән мотоукчы бүлекчәсен Донецкка җибәрәләр. 2024 елның 25 февралендә 3 бүлекчә составында алар Красногоровка шәһәренә штурмга баралар. Руслан Альберт улы беренче отделение командиры була.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды

Солдатлар билгеләнгән заданиене үтиләр. 26сы көнне хәбәргә чыгалар, шуннан соң алар белән элемтә югала. 2 март көнне Русланның гаиләсенә аның хәбәрсез югалуы турында җиткерәләр. Бер ел буе аның якыннары билгесезлектә яшәргә мәҗбүр була. Бары тик 2025 елның 26 февралендә генә аның әнисе Светлана Алексеевнага улының һәлак булуы турында рәсми рәвештә әйтәләр. Бу елның 8 мартында Руслан Шакиров Кукмараның «Дан аллеясе»нә җирләнә. 

Фотода яшь кенә егет карап тора. Максим Апаринга бары тик 22 яшь була. Ул 4нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятенә укырга керә. 2022 елда Белгород өлкәсендә хәрби хезмәт уза. 2024 елның 12 мартында Максим Юрьевич, контракт төзеп, хезмәтен мотоукчы батальонында дәвам итә. Әмма, кызганычка каршы, хәрби бурычын үтәгәндә аның гомере өзелә. 

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар истәлегенә Кукмараның 4нче урта мәктәптә мемориаль такталар һәм Герой партасы ачылды

Шулай ук 4нче урта мәктәп бу көнне «Герой партасы» акциясенә дә кушылды. Герой партасында гвардия өлкән лейтенанты Илмир Кәшәпов турында мәгълүмат язылган, аның фотосурәте урнаштырылган. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына укырга керә. 2009 елда диплом алып, Мәскәүдә, 2017 елда бишьеллык контракт төзеп, Уссурийск шәһәрендәге хәрби частьларның берсендә хезмәт итә. Танк ротасы командиры урынбасары буларак, корал һәм техника өчен җаваплы була. 2022 елның 1 июлендә Илмир хезмәт иткән танк ротасы махсус хәрби операциядә катнаша. Ул ут эченнән берничә тапкыр исән-сау чыга, әмма 2022 елның 19 августында якташыбыз алган җәрәхәтләрдән мәңгелеккә күзләрен йома. 

Хәрби бурычынларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен якташ солдатларыбызның өчесе дә Батырлык ордены белән бүләкләнә. Тантанада хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такталар янына чәчәкләр салдылар.

Эдуард Кузьмин, вакытлыча ялга кайткан хәрби:

Билгеле, илебез тынычлыгы өчен яу кырында башларын салган батыр солдатлар истәлегенә мондый чаралар оештырылырга тиеш. Чөнки ул, беренче чиратта, хәтер дигән сүз. Бу — бик дулкынландыргыч вакыйга. Без якташ солдатларның күбесе белән таныш, бер-беребезне беләбез. Мин вакытлыча ялга кайттым һәм әлеге чарага бик теләп килдем. Үзем өченче урта мәктәптә белем алдым, ә биредә балаларым укый. Шуңа күрә бу белем йорты да миңа бик якын. Гомумән, ялга кайткан саен бөтен мәктәпләрне йөреп, әйләнеп чыгам, укытучылар, балалар белән очрашам, шуннан үземә дә рәхәт булып китә.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев