Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас мәктәбе музее республикада җиңүче булды

Конкурска республиканың 29 районыннан 55 эш тәкъдим ителде.

Татарстанда “Ватан геройлары” конкурсының “Ватанны саклаучыларның истәлеген һәм аларның батырлыкларын мәңгеләштерүгә багышланган иң яхшы музей (музей экспозициясе)” номинациясендәге төбәк этабы төгәлләнде. Конкурска республиканың 29 районыннан 55 эш тәкъдим ителде.

Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча Манзарас урта мәктәбе җиңүче дип табылды. Мәктәп музее “Россия аларның исемнәре белән данлы” (Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның тормыш һәм сугышчан юлы турында), “Сугыш һәм язмышлар”, “Тарихи фактлар, риваятьләр һәм көнкүреш” (авыл кешеләренең 19 гасыр азагы-20 гасыр башындагы мәдәнияте һәм көнкүреше), “Мәктәп: кичә, бүген, иртәгә” бүлекләре буенча эш алып бара. Сугыштагы батырлыклар турында сыйныф сәгатьләрендә, батырлык дәресләрендә һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашуларда сөйләнә. Музей 2008 елдан эшләп килә һәм яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү үзәге булып тора.
фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk