Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мамадыш районында юлда ватылган машинада өшеп утырган улы белән ир-атны коткарганнар

Җиңел машина кич белән федераль трассада сүнеп калган.

Мамадыш районында юлда ватылган машинада өшеп утырган улы белән ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич ашыгыч хезмәтләрне чакыруның махсус 112 бердәм номерына Мамадыш районындагы М7 трассасында «Дэу Матиз» машинасы ватылып калуы турында хәбәр алынган. Хәбәрдә автомобиль салонында өшеп утыручы ир-ат һәм 14 яшьлек үсмернең ярдәм соравы әйтелгән.

5нче янгын сүндерү бүлеге коткаручылары вакыйга урынына чыккан. Килеп җитүгә, алар әтисе белән улын эш машинасына күчеп утырталар һәм кайнар чәй эчерәләр. Шуннан соң аларны килеп җиткән туганнарына тапшырганнар.  

фото:  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев