Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мамадыш районында бензины беткән машинада калган дүрт хатын-кызны коткарганнар

Коткаручылар өшегән пассажирларны үз автомобильләренә утырткан, кайнар чәй биргән һәм якындагы кунакханәгә илтеп куйган

Татарстан трассасында бензины беткән машинада калып, өшеп утыручы дүрт хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән 5 сәгать 50 минутта бердәм 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Татарстанның Мамадыш районындагы М7 трассасының 941 нче чакрымында «Рено» машинасында бензин бетү турында хәбәр килде. Салонда өшеп утыручы дүрт хатын-кыз булуы билгеле булды», – дип әйттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән бишенче зона коткаручылары өшегән пассажирларны үз автомобильләренә утырткан, кайнар чәй биргән һәм якындагы кунакханәгә илтеп куйган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев