Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубян урман-техник көллияте яңалыклары

Көллият студентлары һәм хезмәткәрләрен җиңүләре белән котлыйбыз!

Россиянең “яшел” уку йортлары Ассоциациясе оештырган”Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” Бөтенроссия акциясендә Лубян урман-техник көллияте беренче урынны алды, диплом белән бүләкләнде.

Воронежда “Урман күптөрле яршылары – 2019” бөтенроссия бәйгесе узды. Анда Лубян урман-техник көллияте студентлары да катнашты һәм, үзләрен бик яхшы яктан күрсәтеп, “Урман янгыннары сүндерүне имитацияләү” этабында беренчелекне яулады.

Лубян урман-техник көллияте хезмәткәре Ленар Фазлыев һәм 4нче курс студенты, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеген үзләштерүче Мария Антропова “Абилимпикс” милли чемпионатының төбәк этабында катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Ленар Фазлыев – беренче, ә Мария Антропова дүртенче урынны яулады. Алар икесе дә техник биремнең барлык төзелеш модульләрен башкарып, алда куелган бурычларны зур тырышлык белән үтәделәр. Ленар Фазлыев Мәскәүдә үтәчәк “Абилимпикс” V милли чемпионатта Татарстан данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk