Визасыз сынау режимы 2025 елның 15 сентябрендә кертелде һәм 2026 елның 14 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Кытай Россия гражданнары өчен визасыз режимның гамәлдә булу вакытын тагын бер елга — 2027 елның сентябренә кадәр озайтырга мөмкин. РФ Тышкы эшләр министрлыгында сөйләделәр, дип яза «Известия» газетасы. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Визасыз сынау режимы 2025 елның 15 сентябрендә кертелде һәм 2026 елның 14 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Россиянең теләсә кайсы гражданины, үзе белән бары тик чит ил паспорты гына алып, Кытайга 30 көнгә бара ала. Җавап итеп Россия дәүләт башлыгы Владимир Путин карары буенча КХР гражданнары өчен 2025 елның 1 декабреннән визасыз режим кертелде.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев