Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Кырым язы» фестивале кысаларында Кукмара районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

Чара Кырымның Россиягә кушылуына җиде ел тулуга багышланган иде.

Кырымның Россиягә кушылуына җиде ел тулу уңаеннан оештырылган «Кырым язы» фестивале кысаларында Кукмара районының яшь гражданнары үзләренең төп документын – Россия Федерациясе гражданины паспортын алдылар.

Паспортларны тапшыру тантанасы ЗАГС бүлегендә узды. Анда район халкы үз тормышындагы иң мөһим документларны ала.
Чара район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Илсөяр Вәлиева, күпфункцияле үзәкнең Кукмара филиалы бүлеге начальнигы Лилия Миннемуллина, район ЗАГС бүлегенең баш белгече Адилә Камалетдиновалар катнашында узды.

Айгөл Әхмәтшина, 14 яшьлек кукмаралыларны котлап, бу көннән башлап аларның Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булуларын билгеләп үтте.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев