Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кыр эшләре чорына ярыш шартлары

Җиңүчеләрне нинди бүләкләр көтә?

Урып-җыю эшләрендә  катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, түбәндәге төр техникада эшләүчеләр арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк:

1. Игеннәрне теземнәргә салучы комбайнчылар (гектарларда):

ЖВН-6А; ЖРБ-4,2; чит ил комбайннары.

2. Игеннәрне суктыруда эшләүче комбайнчылар (тонналарда):

СК-5 "Нива", "Енисей"; ДОН-1500; КЗС-7; чит ил комбайннары.

3. Элеваторга һәм ындыр табагына комбайннан ашлык ташучылар (1 тонна йөк күтәрүчәнлеккә исәпләгәндә тонна-километрда).

4. Көзге чәчүгә җир әзерләүдә һәм туңга сөрүдә катнашучы механизаторлар. 

Иң югары күрсәткечкә ирешкән хезмәткәрләр  җиңүче дип табыла һәм аларга түбәндәге бүләкләр тапшырыла:

- беренче урынга чыккан 16 җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 1000 сум акчалата премия; 

- икенче урынга чыккан 16 җиңүчегә - район башлыгының  Рәхмәт хаты һәм 800 сум акчалата премия;

- өченче урынга чыккан 16 җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сум акчалата премия. 

Көзге чәчүгә җир хәзерләүче, чәчүче, туңга сөрүче механизаторлар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, норма-сменадагы иң югары нәтиҗәгә  ирешүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак:

- беренче урынга чыккан 4 җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 1000 сум акчалата премия; 

- икенче урынга чыккан  4 җиңүчегә  - район башлыгының  Рәхмәт хаты һәм 800 сум акчалата премия; 

- өченче урынга чыккан  4 җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сум акчалата премия.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk