Күкшел авыл җирлегендә әфганчылар яшәгән йортларга элмә такталар куелды
Илебез тарихына «әфган сугышы» булып кереп калган сугыш тәмамлануга быел 34 ел.
Таулар илендә кылдан нечкә сугыш юлын узган ир-егетләр безнең Күкшел җирлегендә дә бар. Интернациональ бурычларын намус белән үтәгән егетләребезне, Галимбеков Нурислам Тимербай улын, Багаутдинов Рамил Гәрәфи улын, Шакиров Мәлик Нәкыйп улын ил дә, халык та онытмый.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан авылыбыз җирлегендә сугышчы-интернационалистлар яшәгән йортларга элмә такталар кую тантанасы булды. Тантанада әфганчылар советы председателе, җирлек башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашты.
Әфганчы-ветераннарыбыз исән вакытта алар яшәгән йортка элмә такта кую - сугышның ачысын да, төчесендә үз җилкәләрендә татыган батырларыбызга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, аларга хөрмәт күрсәтү ул.
Фото һәм текст: Гүзәл Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев