Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның полиция хезмәткәрләре бер райондашыбыздан 16 грамм марихуана һәм 24 төп киндер алган

49 яшьлек кукмаралыга карата җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.

Кукмараның полиция хезмәткәрләре бер райондашыбызның хуҗалыгыннан 16 граммнан артык марихуана һәм теплицада үстерелгән 24 төп киндер алган. Бу турыда район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.

«Оператив мәгълүматлар буенча Кукмара районындагы шәхси йортларның берсендә яшәүченең хуҗалыгында эзләү эшләре үткәрелде. Нәтиҗәдә ир кешенең наркотикларның законсыз әйләнеше буенча җинаяти гамәлләр кылу, шул исәптән аны үстерүгә катнашы булуы ачыкланды», - дип сөйләделәр полиция бүлегендә.

Полиция хезмәткәрләре теплицадан 16 граммнан артык марихуана (киптерелгән) һәм 24 төп киндер таба. Составында наркотик матдә булган үсемлекләр яхшылап каралган, су сибелгән, төпләре йомшартылган була.

49 яшьлек кукмаралыга карата Россия Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе, 1 бүлеге 231 маддәсе, 1 бүлеге буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.

фото: район эчке эшләр бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk