Янгын кул астындагы чаралар белән сүндерелгән.
26 июльдә, сәгать 21.36да Кукмараның 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына шәһәрнең Планетарная урамы буенча урнашкан хуҗалыкларның берсендә мунча януы турында хәбәр алына.
“Янгын сүндерүчеләр килгәндә янгын кул астындагы чаралар белән сүндерелгән иде. Янгын нәтиҗәсендә 1,5 квадрат метр мәйданда урам бәдрәфе кара күмергә әйләнде. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк”, - дип хәбәр иттеләр янгын сүндерү-коткару частеннан.
фото: янгын сүндерү-коткару частеннән
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев