Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның "Нараткай" лагере балаларны көтә

Лагерь директоры Әмир Хәкимуллин сорауларга җавап бирә

Редакциябезгә хатлар яки телефон аша, яисә үзләре килеп, төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Без  аларның сорауларын  яки  моң-зарларын тиешле оешмаларга җиткерәбез. Чираттагы шалтыратучы: “Гөлзифа әбиегез булам мин. Быел Камышлы урманы буендагы “Нараткай” лагере эшләр микән? Эшләсә, юлламаларны кайдан алырга була? Оныгымның бик барасы килә иде”, - дип кызыксынды. Бу хакта без “Нараткай” лагере директоры Әмир Хәкимуллиннан белештек.

- Әмир Гомәрович, җәйгә инде санаулы көннәр генә калып бара. Димәк, укучыларның зарыгып көткән каникуллары җитә, дигән сүз. Сезнең җитәкчелектәге сәламәтләндерү лагере балаларны кабул итәргә әзерме?

- Әйе, кабул итү графиклары төзелде, сменаларның программалары әзер, һәркайсы үз тематик юнәлешендә алып барылачак.

- Быел ничә смена оештырыла?

- Биш. Беренче смена 10 июньнән 27 июньгә кадәр эшләячәк. 85 бала 18 көн буе ямьле табигать кочагында күңелле һәм файдалы ял итәр, чыныгу алыр, дип ышанам. Моның өчен барлык шартлар булдырылды. Бу “Нараткай-ТВ” дигән программалы профильле смена булачак. 

“Экофокус” дип исемләнгән экологик юнәлештәге икенче сменаның эше 1 июльдән 7 июльгә кадәр планлаштырыла. Бу сменада шулай ук 85 баланың ялын оештыру көтелә.

Өченче сменаның программасы - хәрби-патриотик юнәлештә. 11 июльдән 17 июльгә кадәр биредә волонтер балалар, “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау үзәге   активистлары һәм Манзарас урта мәктәбе укучылары бергәләп ял итә алырлар.

Дүртенче смена үзенең ишекләрен 21 июльдән 27 июльгә кадәр Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары өчен ачар.

Бишенче, ягъни сезонны йомгаклау сменасы 1 августтан 18 августка кадәр, ягъни 18 көн дәвам итәчәк. Бу сменага спорт сөючеләрне, ягъни “Зилант” спорт мәктәбе, “Олимп” Боз сарае, “Атлант” һәм “Ялкын” яшүсмерләр клублары һәм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәгендә шөгыльләнүчеләрне көтәбез.

Моннан тыш, аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, үз-үзенә хезмәт күрсәтә ала торган инвалид балалар өчен җәйге чорда бушлай юлламалар буенча республика лагерьларында ял итү мөмкинлеге бар.

- Заявкаларны кайда бирергә була?

- Гаризаларны кабул итү, юлламалар бирү Кукмараның Боз сараенда башкарыла. Белешмәләр өчен телефон: 4-05-02.
 

фото: https://vk.com/club2680750

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk