Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме үткәрелде

Үз командалары өчен җан атучы балалар бер урында тик кенә тора алмады

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә җәйге чор өчен спорт бәйрәмнәрен, походларны, хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннарны үз эченә алган план төзелде.

Шушы көннәрдә  “Көчле, җитез булу өчен, мин туп белән дус булачакмын!” дигән спорт чарасы узган. Балалар “Һава шары” һәм “Туплар” командаларына бүленеп көч сынашты. Туп күтәреп йөгерүдә Адилә беренче килде. Уенчык машинага төялгән тупларны финишка китереп җиткерүдә Риязга тиңнәр булмады. Теннис ракеткасы ярдәмендә тупны капкага иң күп кертүче Раяз булды. Кабартылган зур шарга утырып, сикерә-сикерә беренче булып финишка килеп җиткән Тимурга карап: “Кечкенә дә, төш кенә”, – дидек. Кыршауга иң күп туп атып кертүче Фаил булды.

Тернәкләндерү үзәгенең залы балаларның күңелле, шау-шулы тавышына күмелде. Үз командалары өчен җан атучы балалар бер урында тик кенә тора алмады. Күпме генә тартышсалар да, нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Шулай итеп, җәйнең тагын бер көне спорт белән күңелле һәм файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk