Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Комсомол мәйданында район мәктәпләренең чыгарылыш кичәсе узды

Бәйрәм котлаулар, матур җырлар белән үрелеп барды.

Чыгарылыш кичәсе – сагышлы һәм шул ук вакытта иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берседер ул, мөгаен. Чөнки 11 ел дәвамында белем алган мәктәптән, сыйныфташ һәм укытучылардан аерылу мизгелләре, әлбәттә, җиңел түгел. Ә икенче яктан карасаң, имтиханнар инде артта калган, алда сине яңа дуслар, олы тормыш юлы көтә. 

Бу көннәрдә районыбызның барлык белем йортларында да чыгарылыш укучылары өчен бәйрәм кичәләре гөрләде. 

Районыбыз мәктәпләренең 11 сыйныфын тәмамлаучы 173 бала өчен бәйрәм Комсомол мәйданында узды. Бик яхшы билгеләргә тәмамлаган 33 чыгарылыш укучысына медаль һәм район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм котлаулар, матур җырлар белән үрелеп барды.

Фото: Фәнил Мәрсетдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X