Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның 1669нчы сайлау участогында тавыш бирү оешкан төстә бара

Участокта барлыгы 761 кеше теркәлгән.

Бүген иртәнге сәгать сигездә Кукмараның өченче урта мәктәп бинасында урнашкан 1669нчы сайлау участогы үз эшен башлап җибәрде. Участокта һәр сайлаучыга ручка, битлек, перчатка бирелә, тән температурасы үлчәнә, куллар антисептик белән эшкәртелә.

Сайлау комиссиясе рәисе Диләрә Бариева сүзләренә караганда, участокта барлыгы 761 кеше теркәлгән.
“70ләп кеше өйдә сайларга теләк белдерде. Без аларга 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә сәгать 10.00нан соң чыгачакбыз. Тагын өйдә сайларга теләүчеләр булса, 19 сентябрьдә сәгать 14.00гә кадәр гаризалар кабул ителә. Яшь сайлаучыларыбыз исә – җиде. Сайлау оешкан төстә башланып китте, шулай дәвам итәр дип ышанам”, - ди Диләрә Тәфкил кызы.
Кукмарада яшәүче Чулпан Ибраһимова сайлауга иң беренчеләрдән булып килде.

“Минем сайлауларны бер дә калдырганым юк. Бу юлы да эшкә барганчы үз тавышымны биреп чыгарга булдым, - ди ул. - Илебезнең, республиканың бөтенлеге, иминлеге өчен янып-көеп торучы депутат килүен телим”.

фото: Алсу Саляхутдинова/ "Хезмэт даны"

Фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәте даны"

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/bgen-irtn-irtk-elevator-karshyndagy-mydanda-yarmink-tkrelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk