Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралыларның тавыклары чирләмиме?

Үз хуҗалыкларында терлек, кош-корт асраучы кешеләр аларның чирләре турында да белергә, һәм авыру килеп чыккан очракта, аны белгечкә күрсәтергә тиеш. Әмма ветеринария табибы килгәнче, беренче ярдәм күрсәтү өчен, аның нинди чир белән авыруын белеп тору комачау итмәс.

Соңгы вакытта иң актуаль проблемаларның берсе – кош гриппы. Яз җитүгә, йорт кошлары сата башлыйлар, моның белән шәхси хуҗалыклар да, крестьян-фермер хуҗалыклары да бик актив шөгыльләнә. Ләкин аларның күбесе ветеринария таләпләрен исәпкә алмыйлар, кош чирләре таралу мөмкинлеге барлыгын оныталар.

Кукмара ветеринария берләшмәсе кисәтә:

1. Йорт кошлары бары тик ветеринария берләшмәсе биргән рөхсәт белән кош чирләреннән имин булган регионнардан гына кайтарылырга тиеш.

2. Кош-кортны сатып алганда эре оешмаларга, кошны күпләп сату белән шөгыльләнүчеләргә өстенлек бирергә кирәк.

3. Кош-кортны сатып алгач, 10 көн дәвамында аерым асрарга кирәк, шушы вакыт эчендә аның сәламәтлеген күзәтеп тору зарур. Кош гриппы авыруының билгеләре: йон-каурыйлары тузгый, кикрикләренең төсе үзгәрә, борын тишекләре томалана, сулавы ешая, тән температурасы югары була. Авыру кош йомырка сирәк сала, ашамый, сусый.

4. Йорт кошларын ябык тотарга кирәк, чөнки авыртуны кыргый кошлар күчерә.

5. Ашата торган ризыкларны ябыла торган савытларда, кошлар очып керми торган бинада сакларга кирәк.

Кошларыгызда авыру билгеләре сизелсә, үлсәләр, түбәндәге адрес буенча урнашкан Кукмара ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Кукмара шәһәре, Л.Толстой урамы,1 йорт.Телефон 2-76-04.

Район ветеринария берләшмәсе

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев