Кукмаралылар «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды
Балалар автомобиль йөртүчеләргә, җәяүлеләргә тасмалар, автомобильгә ябыштыру өчен наклейкалар тараттылар.
9 май - Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен «Георгий тасмасы» акциясе уздырыла. Ул – Бөек Җиңү символы, ветераннарга, аларның каһарманлыгына, батырлыгына хөрмәт һәм хәтер билгесе булып тора.
Районның “Беренчеләр хәрәкәте”, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, Манзарас мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары, Кукмараның “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге директоры Елена Яковлева, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең үзәк урамына чыкты һәм автомобиль йөртүчеләргә, җәяүлеләргә тасмалар, автомобильгә ябыштыру өчен наклейкалар таратты, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев