Иң популяр исемнәр - Әмир, Камил, Аяз, Ясминә, Алинә, Самира
Район ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Кукмарада 2019 елда яңа туган балаларга кушылган иң популяр һәм сирәк исемнәр рейтингы төзелгән.
Малайлар арасында иң популяр исемнәр - Әмир, Камил, Азамат, Раян, Әмирхан, Аяз, Самат булды. Ә кызларны күбесенчә Мәрьям, Ясминә, Мәликә, Алинә, Әминә, Самира, Зәлинә, Зәринә дип атаганнар.
Узган ел Ева, Есения, Элария, Тея, Радель, Мирон исемнәре үзенчәлекле исемнәр исемлегенә кергән.
фото: Султан Исхаков/ ИА "Татар-информ"
Нет комментариев