Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы Дилә Хәсәнова быел сайлауда беренче тапкыр катнаша

"Сайлауларда катнашу - һәр гражданинның бурычы", - ди яшь сайлаучы

Кукмаралы Дилә Хәсәнова быел сайлауда беренче тапкыр катнаша. Ул Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында беренче курста белем ала. Май аенда аңа 18 яшь тулган.

- Сайлауда бөтен кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә тиеш дип саныйм. Чөнки һәр тавыш бик мөһим. Без – яшьләрнең киләчәкне уңай якка үзгәртәсе килсә, өйдә утырырга ярамый, сайлау участогына барып, лаеклы кандидатка һәм партиягә үз тавышыңны бирергә кирәк. Безгә шушы илдә яшисе бит. Шуңа да үземнең һәм үсеп килүче буынның тормышын яхшырту теләге белән әлеге сайлауда катнашам. Тавыш бирү - һәр гражданинның бурычы.

Казанда торып укыса да, студент кыз Дилә туган шәһәрендә сайларга ниятләгән. Нур Баян урамындагы 40нчы йорт адресы буенча урнашкан 1669нчы номерлы сайлау учатогына ул сәгать 11дә килде. Сайлауда үз тавышын биреп, хәтта таныш-белешләре белән аралашырга да өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk