Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага Иркутск, Иваново, Әстерхан, Вологодск, Псков, Чиләбе өлкәләре һәм Байкал арты төбәкләреннән кунаклар килде

Алар район башлыгы Сергей Димитриев белән очраштылар, Нурминкә елгасының төзекләндерелгән яр буен карадылар, киез итек-киез комбинатында һәм шәһәрнең башка кызыклы урыннарында булдылар.

Татарстанга Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды үткәргән “2014-2019 елларда кече шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы” конкурсында җиңүчеләр килде. Алар арасында Иркутск, Иваново, Әстерхан, Вологодск, Псков, Чиләбе өлкәләре, Байкал арты төбәгенең муниципаль берәмлек, мәдәният учреждениеләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре бар. Конкурсантлар кичә Кукмарада да булып, район башлыгы Сергей Димитриев белән очраштылар, Нурминкә елгасының төзекләндерелгән яр буен карадылар, киез итек-киез комбинатында һәм шәһәрнең башка кызыклы урыннарында булдылар.

- Безнең программа бик бай, эчтәлекле төзелгән. Без бүген Саба, Теләче районнарында булдык. Кукмарадан соң Арчага юл тотабыз, - диде Иркутск өлкәсенең иҗтимагый оешма җитәкчесе Юлия Булдакова. – Һәр район бик күп тәэсирләр калдырды. Монда тормыш-көнкүреш алга киткән, яшәү өчен бөтен шартлар да булдырылган. Моның өчен сезнең Президентка, барлык район башлыкларына рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk