Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Татьяна Мөхәрләмова: Бер итек тә парсыз калмаячак

Ул киез итек-киез комбинатында «яучы» булып эшли.

Нәрсә соң ул комбинат? Ул – төрле цехларны берләштерүче үзенчәлекле организм. Аларның хезмәтен эшче куллар - җаваплы кешеләр тәэмин итә. Хәзерге заманда күп хезмәт автоматлаштырылган булса да, машиналар кеше контролен гел алыштыра алмый. Ә кайбер бурычлар, гомумән,  станокларның көченнән килмәскә мөмкин.

Кукмарадан Татьяна Мөхәрләмованы киез итек-киез комбинатының ветераны дип атарга була. Монда ул утыз елдан артык хезмәт куя, шуның унсигез елын киез итекләрне эшкәртү цехында парлаучы яки, гади телдә әйткәндә, «яучы» булып эшли. Чөнки киез итекләр әлеге цехка килеп эләккәч, аларны номерлап, “яучы”га парларын табарга җибәрәләр. Ә хезмәттәшләренең сүзләренә караганда, Татьяна апада бер итек тә парсыз калмаячак, чөнки ул - үз эшенең чын остасы. Озак еллар эшләү дәвамында хезмәттәшләренең генә түгел, җитәкчелекнең дә хөрмәтен казанган.

«Татьяна - предприятиенең тәҗрибәле, намуслы һәм тугры хезмәткәрләренең берсе. Комбинатның төрле вакытлары булды, авырлыклар аша да үтәргә туры килде, шундый чакларда Татьяна хезмәтен калдырмады. Элек парлаучы хезмәтен берничә кеше башкарган, хәзер аны ике кеше җиңеп бара. Эше җиңел түгел, ул һәркемнең дә көченнән килмәскә мөмкин. Монда кулларның – җитез, ә күзләрнең үткен булуы сорала. Татьянага исә бу сыйфатлар мулдан бирелгән», - дип сөйләде киез итек-киез комбинатының кадрлар бүлеге начальнигы Ирина Кисиль.

Ә «яучы»ның сүзләренчә, барысына да өйрәнергә була, теләк кенә кирәк.

«Мин комбинатка 1991 елда урнаштым. 13 ел кисү цехында хезмәт куйдым, аннары бирегә күчтем. “Яучы”да булырга тиешле иң мөһим күнекмәләрнең берсе – ул кулларның сизгерлеге. Парлау  итекнең төсе, биеклеге, калынлыгы буенча башкарыла. Бу осталыкка эшли-эшли өйрәнәсең. Аннан соң итекләр контролер кулына эләгә, әгәр парлауда төгәлсезлекләр ачыкланмаса, кунычлары киселә һәм зурлыгы буенча тартмаларга төрелә. Эшне яратып башкарганда авырлыклар сизелми. Коллективта, нигездә, хатын-кызлар, бердәм һәм тату эшлибез, хезмәт хакын вакытында алабыз», - дип, хезмәт үзенчәлекләре белән таныштырды Татьяна апа.

«Эшкә яшьләр киләме, осталарны алыштырырга лаеклы алмашлар бармы?» – дип сорыйм яңа танышымнан.

«Кызганычка каршы, яшьләр аз. Эшче һөнәрләр аларны бик кызыксындырмый. Күбрәк офис эшенә тартылалар: менеджерлар, программистлар... Цехта станокларның гүләп торган тавышына бөтен кеше дә түзә алмый шул. Һәркемгә башкарган хезмәте шатлык китерергә тиеш», - диде ул.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X