Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Флера Сәмигуллина һәм Рауза Миннуханова: Сайлауларга бәйрәмгә барган кебек

Өлкәннәр барлык сайлауларга да бергә һәм күтәренке кәеф белән киләләр.

Бүген Бердәм тавыш бирү көне уза. Яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә сайлауларда актив катнашалар.

Мәсәлән, 1510 кеше теркәлгән 1666нчы сайлау участогына, беренчеләрдән булып, Кукмарадан Флера Сәмигуллина һәм Рауза Миннуханова үз тавышларын бирергә килгән. Алар кодагыйлар да икән. Олы яшьтә булуга карамастан, алар көчле рухлы һәм тик торырга яратмыйлар.

Әлеге участокның сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Бадыгееваның сүзләренә караганда, әбиләр сайлауларны калдырмыйлар, чөнки бу көн алар өчен бәйрәм кебек.

«Алар ак яулыктан киенгән. Узган ел милли баш киеме калфактан булганнар. Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге булса да, әбиләр сайлау участогына үзләре килеп, үз тавышларын бирергә булдылар», - ди ул.

Фото: Рамил Нуриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X