Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Дания Хабибуллина: Бар дөнья – театр, ә кешеләр – аның актерлары

Балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә шөгыльләнүчеләр күп тапкыр иҗади бәйгеләрдә җиңү яуладылар.

Театр бүлеге укытучысы  Дания Хәбибуллинаның кул астында тәрбияләнүчеләрне инде күп еллар республиканың төрле сәхнәләрендә күрәбез. Районда шулай ук бер генә концерт, фестиваль дә театраль тамашалардан башка узмый. Район газетасы битләрендә дә даими рәвештә Дания ханымның укучылары яулаган уңышлар турында хәбәрләр биреп барыла.
1995 елда Казан мәдәният институтын тәмамлап, массакүләм чаралар режиссеры белгечлеге алган кыз, туган ягына кайтып, үзенең хезмәт биографиясен башлый.
 - Кечкенәдән тәрбияче булу, балалар белән эшләү турында хыялландым. Мәктәптә укыганда да актив булдым. Шуның өчен кулыма өлгергәнлек аттестаты алуга, ике дә уйламый, иҗади һөнәрне сайладым һәм бер дә үкенмим, - ди ул. – Миңа, дипломлы яшь белгечкә, районның элеккеге мәгариф идарәсе җитәкчесе теләктәшлек күрсәтте, сәнгать мәктәбенә юллама бирде. Анда укытучылар кирәк иде. Башта безнең бүлек Кукмара гимназиясе базасында булды, алга таба район Мәдәният йортына күчтек. Хәзер инде балалар заманча бинада шөгыльләнәләр. Театр бүлегенә йөрергә теләүчеләр күп, шуның өчен без командага һәркемне алырга тырышабыз. Әмма вакыт узган саен күбесе читләшәләр, иң тырышлар гына кала. Үземнең укучыларны беркайчан “начар” һәм “яхшы”га бүлгәнем юк. Минем өчен аларның барысы да талантлы. Иң мөһиме – үзвакытында иҗади сәләтләрен ачу. Кайвакыт мине дә өйрәтә әле алар. Театр куюның бернәрсәсе юк, дип уйлаучылар ялгыша. Бик җаваплы эш ул. Балаларны комплекслардан арынырга, дулкынланмаска, үз-үзләренә ышанырга өйрәтү өчен бик нык тырышырга кирәк. Һәр эшнең үз авырлыгы бар. Мисал өчен, конкурс-бәйгеләрнең күбесе түләүле, чыгышлар өчен сәхнә киемнәре җитмәгән вакытлар да була. Әмма үз хезмәтеңне, балаларны яратасың икән, барысы да җайлана.
Дания Расыйх кызы бик кызыклы әңгәмәдәшче булып чыкты. Аның сөйләгәнен тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Шуның өчен балаларның нәкъ менә әлеге укытучыга тартылуына гаҗәпләнәсе юк. Ә аның актриса буласы килмәдеме икән?
 - Юк. Теләгем туса, үзем белем алган уку йортының актерлар әзерли торган факультетына кергән булыр идем, - диде ул. – Кеше үз тормышында бик күп рольләр башкара: гаиләдә – бер, эштә башка төрле. Бар дөнья – театр, ә кешеләр – аның актерлары, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
Укытучы белән сөйләшкәндә әңгәмәгә укучылар да кушылды. Бала гына булуларына карамастан, алар инде актерлык һөнәренең авырлыкларын татырга өлгерә.
- Безнең һәр дәрес күнегүләрдән: тын алу өстендә эш, артикуляция гимнастикасы, тизәйткечләр, чистаәйткечләр әйтүдән башлана. Мәсәлләрне ятлау авыр. Текстны бит әле дөрес интонация белән сөйләүдән тыш, образга да керергә кирәк. Әгәр сәхнәдә сүзләрне онытсаң, тамашачылар алдан ук шулай тиеш дип уйларлык итеп күрсәтә алу да сорала. Спектакль тудыру өчен һәр әсәрнең эченә үтеп, андагы геройлар белән яшисең. Безгә боларның барысын да Дания Расыйх кызы өйрәтә. Киләчәктә иҗади һөнәр сайлыйсыбыз килә, - диләр Ислам, Эрика һәм Сәед.
Үзенең тырыш хезмәтләре өчен Дания Хәбибуллина “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. “Иң зур бүләк – укучыларның уңышлары”, - ди ул. Дания апа кул астында шөгыльләнгән егет-кызлар халыкара “Илһамият”, “Яшә! Иҗат ит! Хыяллан”, “Art-platform”* иҗади бәйгеләрендә, “Раштуа әкиятләре”, “Дан хәтере”, “Россия чемпионаты”, “Талантлар ярлары”, “Югары йолдызлар”, “MUZSTART FEST”** халыкара балалар фестиваль-конкурсларында лауреат, дипломант һәм грант ияләре була,               республика һәм Россия уку йортларында белем ала. Әйтик, ГИТИСның чыгарылыш укучысы Евгений Кива – Василий Качалов исемендәге Казан зур драма академик театры актеры. Кем белә, бәлки киләчәктә аның укучылары дөньякүләм актерлар буларак та танылыр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk