Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер ир-ат ялган паспорт белән кредит алмакчы булган

Ир микрокредит оешмасына үзенең фотосын ябыштырып, чит кеше паспорты белән мөрәҗәгать иткән.

Кукмарада ялган паспорт белән кредит рәсмиләштерергә теләгән 31 яшьлек ир-ат тоткарланган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең кулга алу төркеме Ленин урамындагы микрокредит оешмасында мошенниклык кылуда шикләнелүче кеше турында мәгълүмат ала. Росгвардия хезмәткәрләре тиздән әлеге сыйфатларга туры килә торган ирне күрә», - диелә хәбәрдә.

Аның шәхси документларын тикшергәндә мәгълүматларның ориентировкада күрсәтелгәннәр белән туры килүе ачыклана. Ирне тоткарлыйлар һәм полициягә тапшыралар.

Ул элек тә караклык өчен хөкем ителгән 31 яшьлек кукмаралы булып чыга.

Ир кредит рәсмиләштерү өчен микрокредит оешмасына үзенең фотосын ябыштырып, чит кеше паспорты белән мөрәҗәгать иткән.

Тоткарланучыга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk