Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада янгын вакытында ике үгез үлгән

Вакыйга кичә Садовая урамында була.

Кукмарада янгын вакытында ике үгез үлгән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

13 сентябрь көнне 11.25 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмараның Садовая урамындагы бер хуҗалыкта гараж януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын бүлекчәләре килгәндә ишегалды корылмаларының чормасы яна торган була, утның сарайдан ике метр ераклыкта урнашкан торак йортка да таралу куркынычы яный. Йорт хуҗасы сарайда һәм йортта беркем дә юклыгын әйтә.

Ут нәтиҗәсендә 150 квадрат метр мәйданда сарайның чормасы яна, ике үгез үлә. Янгын сүндерүчеләр утның башка корылмаларга таралуына юл куймый.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk