Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада янгын сүндерүчеләр ут капкан гаражны сүндергәннәр

Янгын бүген иртән Гафиятуллин урамында чыга.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр ут капкан гаражны сүндерәләр. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

9 сентябрь көнне 6 сәгать 45 минутта 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Глонасс+112 системасы аша Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамындагы бер хуҗалыкның гаражында янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп җиткәндә 3 квадрат метр мәйданда гараж түбәсенең ачык ут белән януы күзәтелә, аның башка корылмаларга да таралу куркынычы була.

Янгын нәтиҗәсендә 3квадрат метр мәйданда гараж түбәсенә зыян килә.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk