Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яхшы күңелле кеше яши

Эш белән беррәттән безнең күңелне дә күрергә онытмыйлар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, өлкәннәр, инвалидлар көне, Яңа ел дисеңме - күп итеп күчтәнәчләр өләшәләр.

Мәктәптә укыганда “Нинди гүзәл минем туган ягым” дигән темага инша язарга кушкач, Балыклы авылында яшәүче Газинур абый белән аның тормыш иптәше Зөләйха апаны мисалга китерә идем. Ул вакытта Газинур абый Вахитов исемендәге хуҗалыкта зоотехник вазыйфасын башкара иде. Ә тормыш иптәше Зөләйха апа авылыбызда фельдшер хезмәтен үтәде. Зөләйха апа - сабырларның сабыры, кешегә сүз сөйләп йөрмәде, көн-төн димичә ярдәмгә ашыкты, төгәллекне, пөхтәлекне ярата торган, яхшы күңелле кеше булды. Аңа авыртуыңны сөйләсәң дә, җиңел булып китә иде, кеше өчен психолог та була белде ул. “Иде” дип язам, чөнки ул  бүгенге көндә лаеклы ялда. Өйдә барысын карап, балаларын эшкә озатып, тәмле ашларын пешереп каршы алып тора.

Җитәкчебез Газинур Хатыйм улы бүгенге көндә дә сафта. Ул - тынгысыз, олы йөрәкле кеше. Бездә эшләгән кешегә эш тә, аш та бар, атлаган саен “Аллага шөкер” дип хезмәт куясы гына кала. Җәй җитсә, мал-туарга җитәрлек печән алабыз. Урып-җыю вакытында төргәкләп капка төбенә саламын, ашлыгын, солысын китереп бирәләр. Хуҗалыкта эшләүчеләр ел саен ял йортларына барып кайталар, инде өченче төркем китте.

Эш белән беррәттән безнең күңелне дә күрергә онытмыйлар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, өлкәннәр, инвалидлар көне, Яңа ел дисеңме - күп итеп күчтәнәчләр өләшәләр. Бер кеше дә ач түгел, ләкин шул пакетларны сабыйлар кебек көтеп, сөенеп торабыз. Бу эшкә бар халык, бигрәк тә өлкәннәр рәхмәтле. Әздән дә күңел була бит!

Гыйнвар аенда “Урал” хуҗалыгына кушылган барлык авылның терлекчеләрен өч көн кафеда кунак иттеләр. Бик күңелле итеп, рәхәтләнеп дөнья мәшәкатьләреннән арынып, ял итеп кайттык. Ризыклар мулдан, бик тәмле әзерләнгән, концерт кызыклы уеннар белән тоташып барды.

Башкарган эшләребезгә нәтиҗә ясау өчен, отчет җыелышы булды. Без анда горурланып, мактанып утырдык. Яхшы хезмәтләре өчен терлекчеләрне, механизаторларны тәбрикләделәр, акчалата премияләр бирделәр. Ә лаеклы ялга китүчеләргә зур бүләк – телевизор тапшырдылар. Һәрберсенә ял йортына юллама бирелде.

Менә шундый мактанырлык эшләр башкара безнең җитәкчебез Газинур абый. Тормышта өйдә ничә кешенең көен табып булмый, ә шуның кадәр халык белән эшләү никадәр зур җаваплылык, сабырлык, сәламәтлек сорый. Сәламәт булсаң гына, барысына да ирешеп була шул.

Алга таба да хуҗалыгыбыз югары үрләргә менсен. Малларыбыз, сөтләребез мул булсын, җәйләр әйбәт килеп, игеннәребез уңсын.

Хуҗалыкны җитәкләүдә гаиләнең дә терәге зур. Тормыш иптәше белән ничә еллар иңне-иңгә куеп, аңлашып яшиләр алар. Киләчәктә дә Ходай тигезлектән аермыйча, сәламәт булып, балалар, оныклар шатлыгына сөенеп, һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын сезгә! Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Олыяз авылыннан терлекче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев