Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Украинадагы махсус хәрби операция барышында гомере өзелгән кече сержант Фердинат Габидуллинны соңгы юлга озаттылар

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Фердинат Габидуллин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Бүген Кукмарада Украинадагы махсус хәрби операция барышында гомере өзелгән якташыбыз, Үзәк хәрби округының реактив артиллерия идарәсе взводы командиры идарәсенең батареялар бүлеге машина йөртүчесе, кече сержант Габидуллин Фердинат Фәрит улын соңгы юлга озаттылар. Аңа нибары 35 яшь иде.

Чит җирләрдә башын салган райондашыбыз белән саубуллашырга район җитәкчелеге, мәрхүмнең якыннары, дуслары җыелган иде. Матәм митингы район Мәдәният йортында узды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов та катнашты.

«Бүген районыбызда бик кайгылы көн. Чөнки Украинадагы махсус хәрби операция барышында гомере өзелгән Фердинат Фәрит улын соңгы юлга озатабыз. Якташыбызның якыннарының кайгыларын уртаклашу өчен нинди генә сүзәләр әйтсәм дә аз булыр. Ул чын патриот, илебезнең сөекле улы булып күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Якташыбызны Сабанично авылы зиратына җирләделәр. Аны озатырга, якыннарының кайгысын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Барысы да Фердинат Фәрит улын бары тик яхшы яктан гына искә алды.

«Мин Фердинатны яхшы беләм. Бик акыллы, тәртипле, аралашучан иде ул. Аның тормыш иптәше Әнисә - иң якын дустымның кызы. Никахларында да булдым. Бик матур гаилә иде алар. Кызлары быел беренче сыйныфка укырга барачак. Үзем дә 20 яшьлек улымны югалткан ана буларак, әнисенең, якыннарының нинди хәсрәт эчендә янганнарын яхшы аңлыйм. Фердинатның урыны оҗмахта булсын, гаиләсенең, туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашам», - диде Кукмарада яшәүче гаилә дуслары Гөлсәрия апа Заһидуллина.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Фердинат Габидуллин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk