Кукмарада тимер юл кичүе ремонтка ябылачак
Соңгы яңалыклар

Кукмарада тимер юл кичүе ремонтка ябылачак

Автомобильчеләргә үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга киңәш ителә.

Кукмарада, ремонт эшләре бару сәбәпле, тимер юл кичүе ремонтка ябыла. Переезд 19 май көнне 8.00 сәгатьтән 23 майның 16.00 сәгатенә кадәр ябык булачак.

Ремонт эшләре башкарылган чорда тимер юл кичүендә автотранспорт хәрәкәте тулысынча туктатыла.

Автомобильчеләргә үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга киңәш ителә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев