Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада тиешсез урынга куелган машиналар янгын сөндүречеләргә комачау итә

Таләпләрне үтәмәгән затка 1000-1500 сум күләмендә штрафлар салыначак

Янгыннарны һәм зур яңгыраш тапкан гадәттән тыш хәлләрне анализлау шуны күрсәтә: күпчелек очракта кешеләрнең һәлак булуы, җәрәхәтләнүе янгын машиналары өчен биналарга һәм корылмаларга үтеп керү юлларының төзелеше тиешле таләпләргә туры килмәве нәтиҗәсендә була.

Мәсәлән, 2 февральдә төнге 1 сәгать 42 минутта Кукмараның Ворошилов урамындагы 21нче йортның 43нче фатирында башланган янгын вакытында, әлеге биш катлы йорт территориясе шунда яшәүчеләрнең машиналары белән тулганлыктан, янгын сүндерү машиналарына үтеп керү кыенлашты, ә югары катларда яшәүче кешеләрне коткару өчен баскыч кую мөмкинлеге бөтенләй булмады.

Хөрмәтле кукмаралылар! Үтенеп сорыйбыз: автомобильләрегезне күпкатлы йортларга үтеп керү юлларында калдырмагыз, чөнки янгын була калса, янгын сүндерү техникасына керү урыны калмый, димәк, кеше гомерләренә куркыныч туа.

Мондый хәлләрне ачыклау максаты белән янгын-коткару часте һәм полиция хезмәткәрләре күпкатлы йортлар тирәсендә планнан тыш тикшерүләр үткәрәчәк. Йорт янына үтеп керүгә комачаулый торган транспорт хуҗаларына административ җәза биреләчәк. Ягъни таләпләрне үтәмәгән затка 1000-1500 сум күләмендә штрафлар салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев