Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада спорт: 2020 ел нәтиҗәләре

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе узып баручы елга йомгак ясауны дәвам итә.

Районыбыз спортта да сынатмый. «Зилант», «Ялкын», «Олимп», «Атлант» спорт мәктәпләре, «Аргамак» командалары районда гына түгел, республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән чараларда да актив катнашып, югары күрсәткечләргә ирешә. Кукмарада һәм авыл җирлекләрендә спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырыла: универсаль спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары ачыла, төрле түгәрәкләр эшли. Кукмараның чаңгы, тау чаңгысы базалары райондашларыбызны гына түгел, республика кунакларын да үзенә җәлеп итә. 

Әле күптән түгел генә Купка һәм Аш-Буҗи авылларында хоккей тартмалары ачылды. Бу корылмалар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы ярдәмендә эшләнде. Мәдәни чараларга шактый киртәләр куелган заманда яшьләр мондый корылмаларга аеруча мохтаҗ. Хоккей мәйданчыгында бөтен шартлар да булдырылган: зур уен тартмасы, яңа киенү-чишенү бүлмәләе бар. Мәйданчыкларда турнирлар башланып китте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев