Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада склад бинасы янган

Ворошилов урамында янгын чыккан.

Кукмарада склад бинасы янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Кичә 14.00 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Ворошилов урамында урнашкан склад бинасының түбәсе януы турында телефоннан аноним хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләрне бинаның хуҗасы каршы алып, эчендә беркем дә юклыгын әйтә. 50 квадрат метр мәйданда бинаның түбәсе ачык ут белән яна торган була, аның бөтен бинага таралу куркынычы да яный.

Ут нәтиҗәсендә 50 квадрат метр мәйданда склад бинасының түбәсенә зыян килә, һәлак булучылар юк.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X