Соңгы яңалыклар

Кукмарада Шамил Сәлимгәрәев истәлегенә мини-футбол буенча турнир узачак

Турнирга 35 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ветераннар чакырыла.

9 август – Төзүчеләр көнендә Зур Кукмараның Ялкын спорт мәйданчыгында Татарстан Республикасының атказанган төзүлечесе Шамил Сәлимгәрәев истәлегенә багышлап, Стройком призына мини-футбол буенча турнир үткәрелә.

Турнирда Нократ Аланы, Зур Кукмара, Саба, Кукмара, үзәк дәваханә, район администратициясе, эчке эшләр бүлегенең ветераннар командалары чакырыла.

Команда составында – 6 кеше. Катнашучыларның яше – 35 яшьтән югары.

Башлана сәгать 9да.

18+ 
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев