Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Саба районында яшәүче бер ир-ат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

КамАЗ машинасының шоферы исерек килеш Восточная урамында юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан тоткарланган.

Кукмарада Саба районыннан 33 яшьлек, кабат исерек килеш руль артына утырган ир хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

«Бу елның 6 июлендә КамАЗ автомобиле шоферы исерек килеш Кукмараның Восточная урамында юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан тоткарлана. Документларны тикшергәндә аның элегрәк тә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Ир үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X