Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Мобиль комплекс» эшләде

Соңгы тукталыш Югары Чура җирлегендә булды.

4 июльдән бирле районыбызда республика клиник дәваханәсеннән килгән табиблар мобиль поликлиникада халыкны кабул итте. Сәламәтлек машинасының Кукмара районындагы соңгы тукталышы Югары Чура җирлегендә иде.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты теләктәшлеге белән тормышка ашырылучы «Мобиль комплекс» проекты республикада 2019 елда эшли башлаган.

«Өч ел дәвамында без республиканың утыздан артык районын йөреп чыгарга өлгердек, 25тән артык авылда булдык. Әлеге поликлиникада бригада республика клиник дәваханәсе табибларыннан формалашкан. Безнең төп максат: югары квалификацияле, тар профильле белгечләрне республиканың ерак авылларына, социаль яктан якланмаган категория гражданнарына алып барып җиткерү. Көн саен кардиолог, невролог, эндокринолог кабул итә. Шулай ук гинеколог, офтальмолог, онколог, йөрәк-кан тамыры авырулары хирургын алып киләбез, УЗИ аппараты, лаборатория эшли. Эшебезгә аудит ясаган вакытта иң күбе өч белгечкә ихтыяҗ зурлыгы ачыкланды, ул - кардиолог, невролог, эндокринолог, алар арасында беренче урында кардиолог тора. Хәтта өч белгеч алып килсәк тә, аларга язылу булачак, дип уйлыйм. Бу соңгы елларда йөрәк-кан тамыры авыруларының артуы белән бәйле. Бу кешенең тормыш рәвешенә, туклануына, начар гадәтләргә, хәтта фикер сөрешенә дә бәйле», - дип сөйләде күчмә мобиль поликлиника җитәкчесе Илфак Ярмиев.
Мобиль поликлиникада теркәү бүлмәсе һәм заманча җиһазланган алты кабинет урын алган. Ул ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында да эшләрлек итеп проектланган. Күчмә медицина комплексы табибларны йөртү өчен микроавтобус белән дә тәэмин ителгән.

«Ниһаять, безнең районга да мобиль поликлиника килеп җитте. Районның ерак авылларында яшәүчеләргә республика табибларына күренү мөмкинлеге булдырылды. Профессиональ ярдәм күрсәткәннәре өчен без аларның коллективына бик рәхмәтле», - диде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин.

Баш табибның сүзләренә караганда бер айга якын вакыт аралыгында мобиль поликлиника районның дүрт җирлегендә булырга һәм якынча мең биш йөздән артык пациентны кабул итергә өлгергән. Авыл җирлекләрен билгеләгәндә аларның район үзәгеннән ерактарак урнашкан булуына төп игътибар бирелгән, чөнки анда яшәүче халыкның шәһәргә бару мөмкинлеге азрак, дип аңлаттылар. Билегеле, әлеге поликлиникада теләге булган һәркемне дә кабул итеп бетерә алмыйлар, әгәр анда күренү ирекле булса, су буе чиратлар җыелыр иде. Шуңа күрә пациентларны район үзәк дәваханәсенең участок терапевтлары һәм фельдшер-акушерлык пункты табиблары үзара киңәшләшеп, авыру тарихыннан чыгып билгеләгәннәр.

«Без олы кешеләр инде, авырткан җирләр бик күп: операция дә кичердем, йөрәк тә борчый, кан басымы да уйный. Шулай булса да, аякта әле, йөреп торам. Бөтен белгечләргә дә күрендем, бик яхшы кабул иттеләр. Безнең чыгып йөрү мөмкинлеге юк, табиблар үзләре килеп карагач, бик уңайлы. Олыларны шушылай хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәт», – диде Югары Чура авылыннан Любовь Афанасьева.

Мобиль поликлиника Югары Чура җирлегенә 25 июль көнне килгән.

«Мобиль төркем безгә беренче тапкыр килде. Алар берничә көн дәвамында безнең җирлеккә керүче алты авыл халкына хезмәт күрсәтте. Без дә табибларга булышырга тырыштык. Авыруларның амбулатор карточкаларын әзерләп, анализлар алып, кан басымнарын үлчәп тордык. Көн саен һәр белгеч егермедән артык кеше кабул итте. Әлбәттә, авылларда поликлиника турында мәгълүмат таралгач, халыкта кызыксыну артты. Тик мобиль поликлиникага без дәваханәләргә йөрү мөмкинлеге булмаган, кичекмәстән табиблар консультациясе таләп ителгән пациентларны чакырдык. Машинага менә алмаган авырулларны табиблар чыгып карады. Халык бик риза, канәгать калды», - диде Югары Чура авылы фельдшеры Анастасия Тукачева.

Фельдшер җирлек халкын күбрәк замана чире – гипертония, йөрәк-кан тамыры авырулары, ковид авыруыннан соң өзлегүләр, артык авырлык борчый, дип билгеләп үтте.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk