Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада һәм Манзарас авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум уза

20.00 сәгатькә кадәр һәркем 2020 елда 500 сум күләмендә үзара салым җыю турында фикерен әйтә ала

Бүген Кукмарада шәһәрендә һәм Манзарас, Кәчимир, Киндеркүл, Өлге авылларын берләштерүче Манзарас авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум уза. Манзараста - өч, Кукмарада ун сайлау участогы эшли. 

Барлык участокларда да референдум үткәрү өчен алдан әзерлек чаралары күрелеп, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аларның һәммәсендә дә комиссия вәкилләре эшли.

- Безнең участок иртәнге сәгать 7.00дә ачылды. Сәгать 20.00гә кадәр һәркем тавыш биреп, 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерә ала, - дип хәбәр итте Кукмараның 1669нчы сайлау участогы рәисе Диләрә Бариева.

Участокларга килә алмаучыларның өйләренә комиссия вәкилләре үзләре бара. Сайлаучылар тавыш бирү кәгазенә үзенең фикерен билгеләп, бюллетеньне махсус урнага сала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан референдум самообложение2019 добровольно

erid: 2VtzqxWHLUk